Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Борһановлар тудырган матурлык

Авылга керүгә үк беренче булып урнашкан бу йорт-җир ерактан ук күзгә чалынып, үзенә дәшеп тора.

Яңа Әтнә авылына якынлашуга бөтен игътибарны балкып торучы мәчет манарасы җәлеп итсә, якынлашкач, шул мәчет канаты астына терәлеп үк урнашкан хуҗалыктан күз алалмый азапланасың...

Дөресрәге, мондагы манзара, капка алды һәм йорт-җир бизәлеше, аллы-гөлле чәчәкләр күплеге сокландыра. Хуҗаларны эзләп табып, шул хакта сораштык. Үзләре гади генә итеп, кыскача аңлатуларына караганда, әллә ни сере юк – бары идеяләргә бай булу, кулың эш белү, вакыт табу һәм ихласлык кына кирәк икән! Тик танырга кирәк, шушы сыйфатларның барысын бергә туплаучылар сирәк очрый. Ә Яңа Әтнәдә тыйнак кына яшәп ятучы Надия һәм Рүзәл Борһановлар югарыда телгә алган сыйфатларны туплап кына калмаганнар, улларына да шуннан өлеш чыгарырга тырышып яшиләр. Мәкаләмдә монысын да телгә алырмын.

1981 елны кавышалар. Хәзер Яңа Әтнәдә яшәсәләр дә, икесе дә Олы Әтнәдән алар. 8 ел элек биредә – ташландык урында йорт-җир булдыралар. Алай дип әйтү генә дөрес булмас, тирә-якта бер дигән хуҗалык бу! Кыскасы, биредә – элекке склад урынында чүп үләннәре үскән булган. Йорт хуҗасы “Тукай” хуҗалыгында, хуҗабикә күршедә генә урнашкан ашханәдә эшли.

Ә Рүзәл Борһановны телгә алуны аның “алтын куллы” булуы турында язып башлыйм әле. Менә бер дәлил. Җәмәгате Надия: “Йортыбызның таш стеналарын гына өеп бирделәр. Калган барысын да менә шушы кеше башкарды.

 Хуҗалыкта ни-нәрсә күрәсез – барысын да ул башкарды”, – дип иренә ымлады.

Түбә, мич, тәрәзә кую – барысы да аның хезмәт нәтиҗәсе. Сарайны, гаражны да үзе төзегән.

– Менә бу өйдә 8 кыш чыктык инде. Аңарчы авылның икенче башында яшәдек. Анда да күп булмаса да, төрле образлар тудырып, идеяләр кулланып хуҗалыкны матурларга тырыштык. Әмма мондагы кадәр үк түгел, – дип елмая гаилә башлыгы.

Ә Надия ханым пешекче булып 1979 елдан бирле, бер урында менә инде 43 ел дәвамында эшли.

– Бирегә эшкә төшкән чорны әле дә хәтерлим. Ул вакытта данлыклы “Сельхозтехника” оешмасын Наил абый Хисмәтуллин җитәкли иде.

Тулырак язманы газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев