Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Ил терәге – бердәм гаилә

Җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге ул. Аның төп бурычы – яшьли туган сөюне ахыргача саклап, ана сөте белән балаларга яхшы сыйфатлар сеңдереп, тәрбияле, белемле, хезмәтне һәм туган илен сөйгән ул-кызлар тәрбияләү

Бу гаилә турында күптән язарга хыялланып йөри идем инде. Олы Әтнәдә яшәүче шундый зур, тату гаилә турында бер бик яхшы танышым сөйләгән иде. Вакыты җитмәгән булган, күрәсең.

Сәгате җитүгә, язмамның төп геройларыннан берсе редакциягә үзе килеп керде. Дөрес, максаты башка иде. Шуңа да карамастан...Сөнгатуллинар гаиләсе Әтнәгә читтән кайта. Ул чакта әле бүген авыл хуҗалыгы техникумының хөрмәткә лаек укытучыларының берсе булган Рөстәм Бакировичка бер яшь тә тулмаган була. Гаилә башлыгы вакытсыз вафат булу сәбәпле, Сәвия апа кечкенә улы белән туган якларына кайтып урнашырга карар кыла.

Еллар бер-бер артлы уза тора. Рөстәм үсеп егет була, армия сафларында хезмәт итеп кайта. Читтән торып авыл хуҗалыгы академиясендә белем ала. Менә 34 ел инде ул техникумда укучыларга белем бирә, биредә механикалаштыру бүлеген җитәкли.

Тормыш иптәше белән 1981 елда, Люция ханымның туган авылы Түбән Шашыга кунакка килгәч танышалар алар. Кыз егетне армиягә озата, көтеп ала. Озак та үтми матур итеп гаилә корып җибәрәләр. Тормышларын ямьләп башта кызлары Айгөл, соңрак уллары Руслан туа. Әнә шулай гаилә ишәя. Әниләре Сәвия апа һәрвакытта алар өчен зур терәк, киңәшче була. Үзләре дә өлкән кешене хөрмәт итеп, аның сүзеннән чыкмый яшиләр Сөнгатуллиннар. Гаиләдә тынычлык булса гына кеше үз эшен җиренә җиткереп, күңелен биреп башкара ала.Люция ханымның әти-әнисе хакында да онытмыйлар. Гел хәлләрен белеп, аралашып торалар.

Вакыт җиткәч башта Айгөл, соңрак Руслан Казанга укырга китә. Озак та узмый, Айгөл үзенең тиңен табып, гаилә корып җибәрә. Бүгенге көндә алар өч балаларының яраткан әти-әниләре. Руслан Казан федераль университетының химия-биология факультетын тәмамлап, төп нигезгә әйләнеп кайта. Күәм кызы Алия белән тормыш коралар...

Тулырак газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев