Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

“Хәйрия марафоны”: берәү дә игътибарсыз калмады

Ун көн дәвамында барган инвалидлар декадасы төгәлләнде. Нәтиҗәләр ясалды

Әлеге марафон барышында район оешмаларыннан, шәхси затлардан кергән матди ярдәм байтак җыелган. Һәм елдагыча, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, “Чын күңелдән” хәйрия фонды җитәкчесе Мингазиз Зиннәтов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева, “Изгелек” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлсия Моратова, мәгариф бүлеге җитәкчесе Алинә Мөхәммәтгалиева, баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова катнашында аеруча ярдәмгә мохтаҗ булучыларга бүленеп бирелде. Әлеге матди ярдәмне бүлүдә кемнәргә аерым игътибар бирелде, җыелган сумма нинди критерийлардан чыгып бүленде – әйдәгез, бергәләп танышып узыйк.

Белүебезчә, районда яшәүче мөмкинлеге чикле балалар ике категориягә бүленә. Аларның берсе – авырып, катлаулы операция кичерүче, яисә тернәкләнү стадиясендә булучылар. Икенчесе – тумыштан авыру сабыйлар.

Һәр ике категориягә дә 24әр бала керә. Беренче категориягә керүчеләргә – 5000 сумнан, икенче категориядәгеләргә – 3000 сумнан, барлыгы ике категория сабыйларга 192 мең сум акча бүленде. Авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга 2 мең сумнан, барлыгы 24 мең сум акча исәпләнде. Гемодиализга йөрүчеләр дә читтә калмады, аларга барысы 72 мең сум биреләчәк.

Тулырак газетадан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев