Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Милли йолаларның таҗы

Көрәш турында сүзем. Татар-башкорт көрәше күпләр өчен бары тик спорт төре генә булып торса да, безнең халык өчен ул иң беренче чиратта мил ли йөзебезне ачкан, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрнең берсе.

Район спорт мәктәбе базасында көрәш түгәрәге инде байтак еллардан бирле матур гына эшләп килә. Бирегә алтыҗиде яшьлек булып килгән нәни малайлардан җаны-тәне белән көрәшкә бирелгән бөтен бер буын үсеп буйга җитте инде. Соңгы елларда ирешкән уңышлары бигрәк тә куанычлы. Шул ук Даиль Зиннәтуллинны гына алыйк. 2007 елдан бирле районда бер генә Татарстан чемпионы булмаган, Россиянекен әйтеп торасы да юк. Даиль әнә шул күп елга сузылган җиңүгә омтылышны кабат дөрләтеп җибәрде, республика беренчелегендә беренче батыр калып, илкүләм көрәш бәйгесендә Әтнә исемен кабат яңгыратты. Бу көрәш сөючеләрнең генә түгел, гомумән, район халкы өчен зур җиңү булды.

Ә бит Әтнәдә көрәшне яраталар. Көрәшчеләр дә юк түгел. Шул ук Татарстан беренчелегендә лаеклы рәвештә пьедесталга менгән егетләребез – Адель Гыйлаҗев, Әмир Насретдинов, Хәлим Закиров, Инсаф Мөхәммәтҗанов дисеңме, яшьрәкләр арасында зур өметләр уяткан, байтак бәйгеләрдә үзен танытырга өлгергән Ильяр Мөхәммәтшин, республикакүләм бәйгеләрдә бил бирмәгән Ранил Җиһаншин, Инсаф Абдуллин, Айзат Филатовмы, зурраклардан Рифат Фоминны алыйкмы?!

Тулырак газета битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев