Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Наил ага Сабиров: “Алгы планда – халык яшәеше”

Районыбызда гына түгел, республикабызда да хөрмәтле, дәрәҗәле аксакалыбыз Наил ага Сабиров шушы көннәрдә 90 яшен каршылый.

“Гел халыкның яшәешен, тормыш дәрәҗәсен алгы планга куеп эшләдем”, – ди ул.

Аның менә шушы фикерен өлге итеп алып, “Чулпан”да һәм районда ул эшләгән елларда ниләр булдырылган, халыкка алардан нинди файда килгән – әнә шуларны чагылдырырга булдык. Югыйсә, Наил Сабировның тормыш юлы турында төрле газета-журналларда бер генә язылмады.

БАЛАЧАГЫ

Әти-әни тәрбиясендә гаиләдә 4 бала үсәләр. Кечкенәдән эшчәнлеге, аеруча белемгә омтылуы белән аерылып тора ул. Казанда укыган вакытта аспирантурада калырга да кыстыйлар үзен. Кем белә, бүгенге көндә, бәлки, шәһәр журналистлары профессор яки академик Наил Закир улы юбилее хакында язарлар иде. Хәер, монысы аерым тарих. Анысын кырыйга куеп торыйк та, аксакалыбызның балачагын искә алыйк.

 Мәктәптә укыганда ук башкалардан лидерлык сәләте белән аерылып тора.

Сүз дә юк, бик яхшы укый. Җан дусты Радик Фәизов белән ярыштан укыйлар дияргә була. Мәктәпне тәмамлагач иптәшен Дусым башлангыч мәктәбенә, ә Наил аганы Түбән Көек мәктәбенә укытучы итеп билгелиләр. Ике елдан соң Ары мәктәбенә күчерәләр. Аннан районның яшьләр белән эшләү секторына җәлеп итәләр. Башта оештыру бүлегенә җитәкчелек итә, аннан районның ВЛКСМ, ягъни, комсомол секретаре дәрәҗәсенә күтәрелә. Шул елларда ук Казан Дәүләт университетында укып чыга. Аннан соңгы 34 ел дәвамында Арча районының “Чулпан” колхозын җитәкли һәм шактый артта йөргән күмәк хуҗалыкны район буенча алдынгыларның берсе итә.

ДУСЛАР ЯРДӘМЕ

28 яшендә колхоз рәисе була ул. Әйтергә кирәк, заманы өчен бик авыр хәлле колхоз була. Кирпеч, хәтта агачтан эшләнгән биналар да булмый монда. Әйтүенчә, бар да саманнан.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев