Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Әнкәй күңеле – чиксез дәрья

Үпкәләтсәң дә, рәнҗетсәң дә – ул дәрьяга бар да сыя. Кайгысы да, шатлыгы да... Хагы да, нахагы да... Әтнә татар дәүләт драма театры артистлары тарафыннан Рабит Батулланың “ Кичер мине, әнкәй” пьесасы буенча куелган спектакльне караганнан соң, башымда әнә шундый уйлар бөтерелде. Баласы хакына барысына да әзер ана. Хәтта мәңгелек сагыш, газап барәбәренә дә.

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте белән мәдәният министрлыгы ар асында төзелгән килешү нигезендә, үзебезнең “Әтнә таңы” һәм Балтачның “Хезмәт” газетасы редакцияләренә тапшырылган чакыру белән карарга бардык әлеге спектакльне. Һәм бик яратып, көчле тәэсирләр белән кайттык.

Әлеге спектакльне сәхнәгә танылган якташыбыз Фәрит Бикчәнтәев куйган. Танылган режиссер турында артык сүзләр сөйләү кирәк түгел, ул мәдәният өлкәсе белән азмы-күпме хәбәрдар булган һәркемгә яхшы таныш. Артистларга килгәндә – күрше районнан килгән коллегаларыбыз каршында алар белән ихластан горурланып утырдым.

Спектакльнең эчтәлеге күпләр өчен яхшы таныштыр дип уйлыйм. Әле кечкенә вакытта аклы-каралы телевизордан караган да истә. Әнинең күз яшьләре генә аңлап бетерелмәгән...

Гади генә авыл. Гади кешеләр. Гадәти тормыш. Декорацияләр дә шуңа ярашкан. Баласын ялгыз үстергән ана язмышы.

Гомер буена “җилдән бала тапкан” исемен күтәреп яшәгән Минзифа. Чит авылга күченеп килсә дә, кара сакалы артыннан өстерәлеп килгән. Язмыш тарафыннан кагылган ананың бердәнбер юанычы – улы. Әмма 16 яшьлек Миргаян үзенең “җилдән туган” статусы белән бер дә килешергә теләми. Сыйныф җитәкчесенең баш авыртуына әйләнгән ул. Анысы болай да тумас борын тирә-яктагылар өчен “изгой”га әйләнгән баланың хәленә керергә тырышу урынына,

 Миргаянны түбәнсетеп, авыл җитәкчеләре балаларын яклау юлына баскан.

Көннәрдән беркөнне егетнең тормышы 180 градуска үзгәрә. Аны үстергән әнисе – аның апасы икән бит. Үз әнисе – яшь, чибәр Дилфүзә кайтып төшә. Миргалим өчен барысына да әзер ул. Әтисе дә бар икән – ул да озак көттерми. Һәркайсы матур ”тәти” белән кызыктырып, егетне үзенә алырга тели. Болай атлыгып торуларының сәбәбе дә юк түгел.

Миргалим кемне сайлар соң?

Тулырак газета битләреннән укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев