Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Олы Мәңгәр: зәңгәр тәрәзләреңдә утлар беркайчан сүнмәсен

Бәйрәм көннәрендә туган авылым чын мәгънәсендә шау-гөр килеп торды

Авылымның үзенә генә хас матур традицияләре бар. Олы Мәңгәр төп мәктәбендә әфганчы герой Илдар Сафиуллин призына ел саен узып килүче чаңгы ярышлары әнә шундыйлардан. 18 яшьлек Мәңгәр егете иптәшләрен саклап калып, үлемне үзенә алган.

Бу хакта быелгы чаңгы ярышлары ачылышында район әфганчылар берлеге рәисе Ленар Кәбиров та әйтеп узды. “Без утка Ватан кушуы буенча кердек. Илдар абыегыз сугышта батырларча һәлак булды. Сездән күп булса бер-ике яшькә генә олы булгандыр ул. Ватанны саклау – һәркемнең изге бурычы. Әфганчы герой призына узган әлеге ярышларда катнашуыгыз белән сез дә горурлана аласыз. Уңышлар сезгә”, – дип мөрәҗәгать итте ул чаңгычыларга.

Чаңгы ярышы быел 22 тапкыр старт алды. Моннан нәкъ шул ел элек авылдашыбыз, язмалары аша күпләргә яхшы таныш булган Илсур Шакиров тәкъдиме белән ул чактагы Укучылар йорты директоры Илфир Зәйнуллин белән берлектә оештырыла ул беренче тапкыр. Илдар Сафиуллинның укытучысы буларак, Илсур абый аның исемен мәңгеләштерүгә әнә шулай үзеннән зур өлеш кертә.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев