Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Рәхмәт авыл, читкә какмадың

Туган җирдән читтә тормышны күз алдына да китерә алмаган гаиләләр күп бездә

Авыл җирендә яшәү шартларының уңай якка үзгәрүе хакында еш язабыз. Юллар яңара, урамнар яктыра, күңел ачу объектлары яңартыла.

“Барысы да халык өчен” принцибы белән яши авыл, дөрестән дә. Беләм, минем белән килешмәүчеләр дә табылыр, кер эзли башласаң, тырнак астында табылмый калмый инде ул. Юлы асфальт булу җитми, тар, кысан дип әйтерләр. Утларны төнлә сүндереп куйганны искә төшерерләр. Һәм тагын бик күп нәрсәләр. Ә бит әле моннан 20 еллар гына элек бу хакта хыяллану да мөмкин түгел иде. Булганына риза була белмибез бугай ла. Шөкер итеп кенә яшик әле. Шәһәргә кызыгып түгел, үз авылыбызның кадерен белеп яшик.

Авылга гашыйк, аннан башка тормышны күз алдына да китерә алмаганнар байтак арабызда. Гаиләләре белән туган җиргә, туган авылга хезмәт итүчеләр бар. Бу бәйләнеш буыннан-буынга килә, кечерәкләр өлкәннәр хезмәтен күреп үсә, үзләре дә шул юлны сайлый.

 Яшьләрнең авылны яратып, шунда эшләр - гә, яшәргә теләк белдерүе – киләчәкнең өметле кулларда булуына ишарә.

Олы Мәңгәр авылында яшәүче Сәфәргалиевлар – авылның өметле киләчәгенә матур бер мисал.

Олы Мәңгәр егет Фәрит белән Ташчишмә кызы Ләлә 1988 елда кавышып, гаилә коралар. Алдынгы тракторчы егет авылыбызга практика узарга килгән, пешекче-тегүче һөнәрен үзләштергән кызны бер күрүдә ошата. Өч ел матур гына очрашып йөриләр. Кендекләре белән авылга береккән гаиләдә уңган кызны бик яратып кабул итәләр. Фәритнең әти-әнисе – Сания апа белән Рәшит абый да дә исән вакыт бу. Гомер буе күмәк хуҗалыкка хезмәт куйган өлкәннәрнең гомерләре генә кыска була. Бер-бер артлы бик яшьли дөнья куялар.

1989 елда яшь гаиләне тулыландырып беренче уллары Фәнил дөньяга килә. 1994тә – Фәнисләре, 2003-тә – Фәннурлары туа...

Тулырак газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев