Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Тормышка гашыйк “Уймак кыз”

1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр районыбызда инвалидлар ункөнлеге уза

Казак Үртәме авылыннан Ландыш Галиева моннан 27 ел элек 3 килограмм 800 граммлык бала булып туа.

Авырлы чагында бернинди тайпылышларсыз күтәрә аны әнисе. Әмма туганнан соң кызга куелган ДЦП диагнозы аяз көнне суккан яшенгә тиң була. Кызның аяклары йөрми. Баштарак яшьтәшләреннән бик калышмый ул, шуыша-шуыша булса да йөрергә тырыша. Мәктәп яшенә җиткәч, кызны берәр ел өйгә килеп укыталар да әле. Әмма шуннан соң... Сабый бит, аның да иптәшләре кебек уйныйсы, шаярасы килә. Әмма чанада шуганда егылып, аяклары бөтенләй йөрмәскә әйләнә. Соңрак коляскадан егылып, хәрәкәтләнү дә чикләнә. Ландыш бүген урын өстендә.

 Үзенә дип эшләнгән махсус кроватьта, уенчыклар арасында елмаеп ятып тора ул. Яше зур булса да, гәүдәсе кечкенә кызның.

Кулларын тыңлатып, интернетка керә, дуслары-танышлары белән шуның аша аралаша. Дуслары күп аның. Каршыга гына телевизор эленгән, кыз концертлар, татарча фильмнар карарга ярата. Иң кызыгы, Ландыш җырларга бик ярата икән. “Иң яраткан җырчың кем?” – дип сорагач, ул танылган җырчы Ринат Рәхмәтуллинның исе - мен атады. Әнә шулай, йөри алмаса да, кыз үзенең дөньясында, үз кумирларына табынып яши, шуннан тәм таба.

Зур, яңа өйләрендә аңа аерым бүлмә бүлеп биргәннәр. Көндез дә, төнлә дә янында әнисе – Резеда ханым. Гомумән, зур гаиләдә кызны бөтенесе дә яраталар, якын итәләр. Кыз үзе дә ике абыйсы, энесе, ике сеңлесе турында яратып искә алды. Абыйсының кызлары – Әминә белән Мәрьямне дә теленнән төшерми ул.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев