Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Төп юнәлеш – сыйфатка игътибар

“Быел сыйфатны тагын да арттыруны төп максатларның берсе итеп кабул иттек”, – диделәр мәктәптә.

Күәм урта мәктәбе бусагасын быел 113 укучы атлап керәчәк.

– Барысы 7 авыл баласы бездә белем алачак – Күәмнең үзеннән тыш, Ары, Түбән Көек, Иске Шимбер, Әйшияз, Каенсар, Дусым авылларыннан килеп укыйлар, - ди мәктәп директоры Хәмит Хәкимҗанов.

Чагыштырып узыйк: узган уку елында монда 96 бала укыды. Бүгенге көндә гыйлем йорты укучыларны яңа уку елына каршы алырга хәзерләнә. Бу уңайдан уку йорты каршындагы гаять матур чәчәк клумбалары турында әйтеп узу да җитәр иде. Бәхәссез, әллә мәктәп урнашкан урын уңайлы, әллә бизәлеше шундый отышлы, әмма факт – биредә чәчәкләр композициясе күз явын алырлык... Көндез бик эссе һава торышын вәгъдә итүләрен күздә тотып, аларны су белән коендыралар иде. Кыскасы, мәктәпкә Белем көнендә килгән укучыларны матурлык каршы алачак.

Директорның тагын бер куанычы – быел мәктәп бусагасын беренче тапкыр 14 бала атлап керәчәк. Ә Дусым филиалында аларның саны – 4.

Тулырак газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев