Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Тыл хезмәткәре. Әле дә биш вакыт намазда

“Намаз күңел тынычлыгы һәм әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә”, – дип саный ул.

Олы Мәңгәр авылында яшәүче тыл хезмәткәре Мәс­хүт абый Шакиров турында районда белмәүчеләр сирәк­тер.
Аның белән очрашуыбыз ук бик кызык килеп чыкты: 95 яшен тутыручы Мәсхүт абый ниндидер эшләр майтарып лапастан чыгып килә иде. Әнә шулай гел хәрәкәттә ул – татар халкының “Хәрәкәттә – бәрәкәт” мәкален җиренә җиткереп үти...
Аннан да бигрәк сокландырганы аның эш бүлмәсенә үткәч булды. Биредә дини китаплар да, нәфис әдәбият та аерым тезелгән. “Менә монысын районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов бүләк итте”, дип гаять зур Коръәни-кәримне дә, “Монысын да бирделәр”, дип тагын әллә нинди китаплар белән дә таныштырып узды. 
Тагын да гаҗәбе аның: “Шөкер, биш вакыт намазда мин”, – диюе булды.
Аннан күпкә яшьрәкләр “Аягым авырта, билләрем сызлый, хәтерем юк”, дип намаз укымас өчен әллә нинди сәбәпләр эзләгән бер вакытта, 95 яшьлек бабайның ихлас елмаеп: “Раббыма шөкер, намазны калдырмаска тырышам”, диюенә сок­ланмый мөмкин дә түгел шул...
Мәкаләне аның белән очрашкан мизгелне чагылдырып дәвам итү дөресрәк булыр.
Шушы Олы Мәңгәр авылында, шушы ук Олы Әтнә-Арча юлы янәшәсендәге нигездә туып-үсә ул. Әтисе Закирҗан исемле, 1901 елгы була. Күмәк хуҗалыкта бригадир да, соңрак рәис тә булып эшли. 1941 елны туган илне фашист илбасарларыннан якларга дип Бөек Ватан сугышына китә. Монысы ул вакытта 10 яшьлек булган Мәсхүтнең күңеленә аерымачык уелган. Чөнки әтисен сугышка ул да озата. 
– Ноябрь ае иде ул, күрше Гыйлемхан абый азан әйтеп озаттык аны. Авыл башын чыкканчы бардым. Киткәч бер елга якын хәбәре булмады. Аннан соң кыс­ка гына хаты килде. “Монда ни өчен хат яза алмавымның сәбәбен әйтеп яза алмыйм. Кайткач сөйләрмен”, ди. Әсирлеккә эләккән була ул. Еллар үткәч кенә билгеле булды... Әмма сугыштан әйләнеп кайтмады да, – дип көрсенә Мәсхүт абый.
Таһир абыйсы ФЗӨгә киткән җирдән, шулай ук Бөек Ватан сугышына китә. Киткәнче шоферлыкка укып чыга. Сугышта да шофер була. “Белоруссия урманы сазлыкларында бик газапландым”, дип сөйли торган була ул.  
Әнисе Кәшифә Гомәр кызы Кушлавыч авылыннан. Әнисенең Габдулла исемле абыйсы Тукай белән еш аралашкан. Шагыйрь аны “Адаш абый” дип йөри торган була. “Ахыр чиктә әнием аркылы без Тукай нәселенә барып тоташабыз”, – дип горурлана Мәсхүт абый.
1923 елны әти-әнисе кавышканнан соң, Олы Мәңгәр авылындагы Шакировлар гаи­ләсендә 7 бала дөньяга аваз сала. 1924 елны олы балалары – Таһир, ә 1927 елны Зәкия апасы туа. Соңгысы турында киңрәк итеп язасым килә. Чөнки Зәкия Закирҗан кызының тормыш юлы шушы юллар авторының туган авылы белән дә, районыбыз, хәтта Татарстан күгендә эз салып калдырган шәхесләр – аның җәмәгате Госман һәм иренең абыйсы Бәдри Җиһаншиннар белән дә бәйле. 
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ
Олы Әтнәнең Бәдри Җиһаншин урамын күпләр беләдер. Әмма аның тарихын белүчеләр сирәк. 1919 елны Олы Әтнәдә китапханә ачыла. Ул вакытта уку йорты дип атала ул. Китапханәгә революция эшенә кыйммәтле өлеш керткән хәрби комиссар Бәдри Җиһаншин ярдәме белән Казаннан рус классиклары әсәрләре һәм башка төрле фәнни, әдәби китаплар кайтартыла.  Әнә шул Бәдри Җиһаншинның энесе Госман Олы Мәңгәр кызы Зәкиягә өйләнә. 15 яшьлек вакытында ук күмәк хуҗалыкта эшли башлаган, соңрак бригадир, Бөек Ватан сугышыннан соң 3 ел җитәкчелеккә укыгач, Әтнә районында Каенсар авылында күмәк хуҗалык рәисе булып эшли. 1971 елдан 1983 елга кадәр ТАССРның авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкара. Ә Зәкия апа бик җитди укытучы була. Авыл өлкәннәре аларны әле дә сагынып искә алалар.
1929 елны Кәшифә һәм Закирҗан Шакировларның Наҗия исемле кызлары туа. Ул Казанга ФЗӨгә китеп, җитен эшкәртү комбинатына эшкә урнаша.
Моннан соң, 1931 елның 20 декабрендә мәкаләбез герое Мәсхүт абый дөньяга килә. “Әнием Яңа ел җитәргә 10 көн кала тудың син, дия иде. Шуңа күрә һәр елның 20 декабрендә туган-тумачалар, улларым бергә җыелып, түгәрәк өстәл артында утырып алабыз”, – ди ул.
1936 елны Тәнзилә туа. 7 сыйныфны тәмамлагач, Казанда укып, күз табибы була. Була гына түгел, бик данлыклы табибка әйләнә.
1938 елны энесе Мәхмүт туа. Казан аиацион техникумын тәмамлый. Авиацион клубка йөреп, күп тапкырлар парашюттан сикерә. Саратовта очучылар әзерләү институтында укып, часть командиры булып китә. Берничә тапкыр Әфганстанда була.
1940 елны энесе Вильдан туа. Ул спортка бик хирес була. Укып, агрохимик-почвовед белгечлеге дә ала. Фәнни хезмәткәр булып китә.
Кыскасы, бу гаиләдә барысы да укуга, белем алуга нык тартылалар.
Инде Мәсхүт абыйның балачагын, яшүсмер, яшьлек чорларын искә алыйк. Ишле гаиләдә, өлкәнрәге буларак, өстәвенә әнисе дә авырып киткәч бала вакыттан ук эш арбасына җигелә ул. Бөек Ватан сугышы чорында бер абзый буй җиткән улы белән авылның бу тирәдәге көтүен көтә башлый. Әмма улын сугышка алалар. Шуннан соң ул үз янына ярдәмгә берничә малайны алып карый. Әмма берсе дә күңеленә хуш килми. Әнисе шул Әскәр абыйга 10 яшьлек кечкенә Мәсхүтне үз янына алып карауны сорый. “Ичмасам тамагы тук булыр”, дип фикер йөртә. Шулай итеп Мәсхүт өчен эш чоры башлана. “Күкрәккә такта асып, шуңа сугып баруым әле дә истә”, – ди. Барабан дип атала анысы. Әскәр бабай аңа бер чыбыркы тоттыра, үзе бер яктан, кечкенә Мәхмүт икенче яктан көтүне куып берләштереп, Атаудагы көтүлеккә алып китәләр. Әмма берәр ай чамасы узгач, Әскәр бабай китә, аның урынына Шакир бабай килә. Аның белән бергә 3 ел көтү көтә ул. “Хәзер инде хәечтәп түгел, хезмәт куеп, икмәкне дә, бәрәңгене дә эшләп алдым. Шулай итеп энекәш-сеңелкәшләрне ач үлемнән сак­лап калдык”, – ди.
Сугыш беткәч тә 1 ел көтә әле ул. Бертуганнарын ач итмәү өчен тырышып эшли, шулай да тракторчы һөнәрен үзләштерә. 1950 елны комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Көз көне зәб сукасына җәлеп итәләр.Шул вакытта беренче тапкыр йортына капчык белән ашлык алып кайта.
1952 елны аны “НАТИ” тракторына утырталар. Шул ук елның 12 октябрендә совет армиясенә алалар. “Стройбатта идем, юньле җир булмады – акча түли торган стройбат та булмады ичмасам”, – дип көрсенә.
3 ел ярымнан соң кайтып тракторга утырырга тели. Тик җитәкче аны мастер-наладчик­лыкка, ягъни, мотор көйләүче булырга кыстый. МТСка эшкә урнаша. Аннан кабат НАТИга утыра. Күп тапкырлар районда алдынгы була. 16 ел шунда эшли. 1962 елны үзйөрешле комбайнга утыра. Ул елны районга 3 комбайн кайта, шуның берсен Мәсхүт абый алып кайта. Ә барысы 46 ел комбайнчы булып эшли.
Шунысы тагын бер кызык факт: уллары аның белән бергә комбайнчы ярдәмчесе булып та эшлиләр. Аларны да искә алып узыйк.
1957 елны улы Газинур туып-үсә. Олы Әтнә техникумында укып, зоотехник белгечлеге ала, Югары Ослан районындагы терлекчелек комплексына эшкә урнаша. 1960 елны туган кызы Гөлнур исә Казанда яши. 1962 елны туган улы Зиннур да Казанда. Анысы оста шофер дәрәҗәсенә ирешә – Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны йөртүчеләрнең берсе була. Хәтта “Ел шоферы” булып таныла. Соңыннан улының Фәрит Мөхәммәтшин белән бергә төшкән фотоларын да күреп сок­ландык әле.
Ә 1965 елны, хәзер үзе белән бергә яшәүче улы Илнур туа. Килене Рузалия белән төп ярдәмчеләре алар Мәсхүт абыйның. Бу гаилә турында да белүчеләр күптер. Төрле мәдәни чараларның үзәгендә кайнарга тырышалар алар. Илнур һәм Рузалия ике кыз бала тәрбиялиләр.
Уллары һәм кызларыннан тыш, Мәсхүт абыйның 12 оныгы һәм 2 оныкчыгы да бар.
 Әлбәттә, хез­мә­те белән бәйле, Бөек Ватан сугышы чорындагы тырышлыгына бәйле төрле медальләре күп аның. Үзе дә бик еш шул чорларны искә ала ул. 
Әнә бит:
– Сугыш вакытлары еш исемә төшә. Чөнки ул чорда мин көтү көтеп, халыкка сыгынып яшәдем. Ә авыл халкы мине бик үз итте, – ди. 
Мәкаләне дәвам итеп, Мәсхүт абыйның бүген дә бик актив икәнен ассызыклау урынлы булыр. Әле берничә ел элек Шакировлар гаиләсе “Эхо веков – тарихта без эзлебез” исемле шәҗәрәләр тарихын чагылдырган фестивальдә катнашып, районда 1 урынны яулады, зона бәйгесендә катнашты. Үзәктә, әлбәттә, 90ны узган Мәсхүт абый иде. 
Фикере бик ошады:
– Бүгенгемә килсәк, балаларым, киленнәрем, кияүләрем белән бик горурланам. Алар янымда булганга мин шулай бәхетле гомер итәм, – дип елмая ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев