Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Яшь пар – укытучылар гаиләсе яши Күңгәр авылында

Күңгәр урта мәктәбе укытучылары Ләлә һәм Марат Әхәтовлар турында еш ишетергә туры килә.

Алар турында гел мактау сүзләре генә әйтәләр.

Сәбәбе – икесе дә математика фәнен укытуда гына да түгел, күбрәк эш нәтиҗәләренә бәйле. Укытучының эше, аңлашыладыр, уку-укыту күрсәткечләре белән билгеләнә.

– Апам Энҗе дә, абыем Булат та Арчадагы педагогик көллияттә укыдылар. Педагог булу теләге шул вакытта тугандыр, мөгаен. Үзем Казан педагогик университетының математика факультетында укыдым, – ди Марат.

Күңгәр урта мәктәбе директоры Наил Габидуллин чакыруы буенча, 9 ел элек бирегә килә ул. Килгәч тә үзен оста укытучы итеп таныта. Шул ук елны “Наш молодой учитель” гранты ота. Ул гына да түгел, соңрак тагын бер проектта катнашып, “Учитель-мастер” грантына да ия була. Бәхәссез, укытучы осталыгын әлеге грантлар ачмый, укыту нәтиҗәләре белән бәяләнә ул. Монысы да бик куанычлы – Марат Әхәтов инде 8 ел дәвамында укучыларының БДИны яхшы бирүләре белән сокландыра.

Соңгы елларда укучылары 80 баллдан артыгракка бирәләр.

Ни өчен соңгы елларны искә ала диярсез. Чөнки баштарак 60 балл җыю да яхшы саналды.

Әйтик, 2013 елны Марат Әхәтов укучыларының уртача баллы 69 булды һәм нәтиҗәдә республикада “Иң яхшы унлык”ка керде. Ә моңа бәйле нәтиҗәләр турында шактый шауладык, күпләр ишетеп беләдер – 2014 елда Яшь пар – укытучылар гаиләсе яши Күңгәр авылында Күңгәр урта мәктәбе укытучылары Ләлә һәм Марат Әхәтовлар турында еш ишетергә туры килә. Күңгәр урта мәктәбе “Математика кабинеты” оештыру өчен Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының сертификатына ия булды. Шушы нәтиҗәләр йогынтысы да булгандыр, уку йорты тагын ике елдан “Татарстан Республикасының иң яхшы мәктәбе” булып танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев