Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Яулыйсы үрләр алда әле

Каенсар урманында укучыларның традицион спорт һәм сәнгать бәйрәме узды

 Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан ел саен җәйнең ямьле бер көнендә Каенсар урманында уздырылып килгән бу бәйрәм узган ел таҗвирусы сәбәпле үткәрелмәде.

Шуңадырмы, быел аны яшь спортчылар да, тренер-физкультура укытучылары да көтеп алды. Физкультурачылар көне белән туры китерү максатында аны соңгарак калып үткәрделәр быел.

Спортка аерым караш бездә. Узган елгы республикакүләм, хәтта Россиякүләм бәйгеләрдә җиңүләр әнә шул хакта сөйли. Россия чемпионы – шахмат остасы Азалия Мифтахованы гына алыйк. Кечкенәдән шахмат белән җенләнгән кыз илебез шахмат күгендә якты йолдыз булып кабынды. Мәктәп волейбол лигасында җиңгән егетләр, футбол буенча зур җиңүгә ирешкән кечерәкләр төркеме, көрәш буенчә Әтнә данын республикага таныткан егетләр – алар барысы да мондый хөрмәткә бик лаек. Шулар белән бергә сәнгатьтә зур уңышларга ирешкән укучыларның да билгеләнеп үтүе ямь өстенә ямь булды. Болары – сәнгать мәктәбенә йөрүче укучылар. Билгеле, иң...

Тулырак газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев