Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Зөбәйдә Яхина: ”Мин бер гади авыл баласы”

Матур кыз, булган комсомолка, бөтен кешене үзенә карата... Хади Такташның Зөбәйдәсе турында бу юллар. Язмамның герое да Зөбәйдә исемле.

Үзе әйтмешли, бәхетсез мәхәббәт ялкынында янган кызның исемен апасы нигә аңа куштыргандыр – монысы сер, әмма тырышлыгы, булганлыгы белән Такташның Зөбәйдәсен күптән уздырган инде ул.

Буразнада аунап үскән балалар без

Якташлары яхшы белә, эшкә Зөбәйдә Яхина тотынса – уңыш белән тәмамланмый хәле юк. Хәер, адвокат Зөбәйдәнең исеме туган якта гына түгел, бөтен республикага яхшы таныш. Түбәк Көек авылында, күп балалы гаиләдә туып- үскән гади авыл кызының алган үрләре горурланырлык та, сокланырлык та шул.

«Безнең балачак бик бәхетле булды. Чөнки без һәркайсыбыз тигез идек. Буразнада аунап үстек без. Әти-әниләр барыбызның да гади кешеләр иде. Урман-сулар безнең өчен иде. Бары – бергә, югы – уртак булган ул заманнарда бездән дә бәхетле кеше булмагандыр» – әнә шулай дип искә ала ул чакларны танылган адвокат ханым. Әмма шул ук вакытта кечкенә чактан күңелгә кереп калган хис – әнине, әтине югалтудан курку хисе беркайчан да ташламый аны. Моны бары тик әти- әнисе өлкәнәйгәч туган балалар гына аңлый аладыр.

Алар гаиләдә алты бала була. Дөресрәге, унбер бала туа, тик бары алтысына гына яшәү бәхете бирелә. Шуңамы, балалар әни кеше өчен бик кадерле була. Ул аларны һәркайсын туганнан алып икенче бала туганчыга кадәр күкрәк сөтеннән аермый. Зөбәйдә апа әти-әнисен бик эшчән, булдыклы кешеләр итеп хәтерендә саклый. Әтисенең аз сүзле, әмма шул ук вакытта дөреслек яратучы, туры сүзле булуын да әйтә.

Балалар үсеп җитеп берәм-берәм туган нигезне ташлап китә. Зөбәйдәнең дә аттестат алыр көннәре җитә. 

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев