Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Журналистлар Сабан туе Сабаны дер селкетте

Рәхәтләнеп, урыс әйтмешли “от души” ял итте «Әтнә таңы» журналистлары.

Сабаның “Сабантуй” мәдәниспорт комплексында бүгенге көндә иң эре төбәк медиакомпаниясе саналган “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенә ке рүче 65 филиалның республикакүләм, шәһәр һәм район матбугат чаралары, телерадиокомпанияләр, мәгъЖурналистлар Сабан туе Сабаны дер селкетте лүмати агентлыклар хез мәткәрләре Сабантуй бәй рә менә җыйналды.

Әлеге бәйрәм “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте оешуга 15 ел булу хөрмәтенә оештырылды.

Безнең белешмә

Акционерлык җәмгыятенең медиаресурсына 98 район, шәһәр һәм республика газетасы, 17 журнал, 19 телеканал, 14 радиоканал, интернет челтәрендәге 79 сайт һәм социаль челтәрләрдәге 350дән артык профиль керә. “ТАТМЕДИА” АҖ составында 1685 кеше эшли.

Мондый бәйрәм оештыруның башлангычында «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыков торса да, ачылышта үзе гади генә итеп: “Бу “ТАТМЕДИА” АҖ җитәкчелегенең уртак фикере булды”, дип бәяләде. Шулай ук «ТАТМЕДИА» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев ирешкән уңышларга, алдагы проблемаларга тукталып үтеп, Сабантуй ярышларында катнашучы һәркемгә уңышлар теләде. “Бәйрәм күрке – кунаклар белән”, ди татар халкы. Сабантуйның олы кунагы – Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов журналистларны: “Коллегаларым”, – дип сәламләде.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев