Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Путин: 2024 елга уртача пенсия 20 меңгә кадәр артачак

Пенсия системасында үзгәрешләр киләсе елдан ук пенсияләрне 7 процентка арттыру мөмкинлеген бирәчәк.

Россия хөкүмәте пенсия системасына тәкъдим иткән үзгәрешләр ил буенча уртача пенсия күләмен 2024 елга 20 меңгә кадәр арттыруны тәэмин итәчәк. Шул ук вакытта инде 2019 елдан эшләмәүче пенсионерларга инфляция дәрәҗәсеннән югары итеп пенсияләрен индексацияләү башланачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин ил гражданнарына үзенең телемөрәҗәгатендә хәбәр итте.

Пенсия системасында үзгәрешләр киләсе елдан ук картлык буенча пенсияләрне 7 процентка арттыру мөмкинлеген бирәчәк, диде Путин. Бу 2018 ел ахырына фаразланган инфляциядән ике тапкыр артык булачак.

“Тулаем алганда, алдагы алты елда без һәр елны эшләмәүче пенсионерларга пенсияләрне уртача 1 меңгә арттыра алачакбыз. Нәтиҗәдә, 2024 елга эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсия күләмен 20 мең дәрәҗәсенә чыгару мөмкинлеген бирә. Хәзер ул, искә төшереп үтәм, 14 мең 144 сум”, - диде ил башлыгы.

2024 елдан соң, пенсия системасындагы үзгәрешләр иминият пенсияләрен инфляциядән югары итеп һәр елны тотрыклы нигездә арттыруны формалаштыру мөмкин булачак, дип белдерде Путин.

“Пенсияләрне һәр елны арттыру механизмы пенсия системасында үзгәрешләр буенча закон проектына салынырга тиеш. Аны инде Дәүләт Думасының икенче укылышына эшләргә кирәк”, - дип йомгаклады Владимир Путин.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: владимир путин пенсия