Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

Рәсим Баксиков: мәктәпләргә башлангыч хәрби әзерлек бирүне кайтарырга кирәк

Рәсим Баксиков һәм илебезнең башка Геройлары ВДНХ мәйданчыгында узучы «Россия» күргәзмә-форумында татарстан яшьләре белән очраштылар.

Россия Герое Рәсим Баксиков мәктәпләргә башлангыч хәрби әзерлек дәресләрен кайтарырга кирәклеге турында белдерде. Ул яшьләр арасында ватанпәрвәрлек хисе формалаштыруда иң мөһим роль уйнаучы кешеләр турында сөйләде.

Рәсим Баксиков һәм илебезнең башка Геройлары ВДНХ мәйданчыгында узучы «Россия» күргәзмә-форумында татарстан яшьләре белән очраштылар. ТР Яшьләр эшләре министрлыгының «Яшь юлдаш — Молодой попутчик» проекты кысаларында Татарстаннан Мәскәүгә биш йөз активист килде. 

Герой «туган илне яратырга кирәк» дигән сүзләр һәрвакыт гаиләдә яңгырап торырга һәм әти-әни, әби һәм бабайлар тарафыннан балаларга аңлатылырга тиеш, дип белдерде. 

«Аннан соң — мәктәп. Анда патриотик тәрбия өчен берничә кеше җаваплы. Тарих укытучысы балаларга тарихыбызны җиткерә, аңлата белергә тиеш. Федераль дәрәҗәдә мәктәпләрдә башлангыч хәрби әзерлек бирүне кайтарырга кирәк дип саныйм. Моның өчен тормыш иминлеге нигезләре укытучысы түгел, ә хәрби җитәкче җаваплы булырга тиеш. Мәктәп директоры исә хәрби хәрәкәт ветераннары, Россия Геройлары белән очрашулар, батырлык дәресләре өчен җаваплы», — дип уртаклашты ул.

«Хәрби-патриотик яшьләр оешмалары да бу эштә зур роль уйный. Шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары дөрес мәгълүмат бирү, дөрес фильмнар күрсәтү өчен җаваплы», — диде Баксиков.

«Патриотизм хисен тәрбияләүдә җаваплыларның тагын бер төркеме барлыкка килде. Бу — блогерлар. Социаль челтәрләрдә дөрес контент өчен алар һәм бу юнәлешне тикшереп торучылар җаваплы», — дип искәртте Россия Герое.

Рәсим Баксиков ватанпәрвәрлек җитди гамәлләргә этәрүче югары хисләр генә түгеллеген ассызыклады. «Патриотизм — үз-үзеңне саклау хисе. Без илебез өчен җаваплы, без монда яшибез. Илебезне киләчәк буыннарга калдырасыбыз бар. Без аларның тормышы өчен җаваплы», — дип нәтиҗә ясады ул.

Фото: Гелүзә Ибраһимова / «Татар-информ»
«Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев