Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалык

Башлангыч сыйныф укучылары мәктәптә бушлай ашаячак

Яңа уку елында беренче-дүртенче сыйныф укучылары бушлай тукланачак. Бу турыда республика законын Дәүләт Советы утырышында кабул иттеләр. Шулай итеп, депутатлар ил президенты Владимир Путинның инициативасын хупладылар.

Шулай ук муниципалитетларның бюджетлары тулыланачак, шул исәптән экологик штрафлар хисабына да. Әлеге тәкъдимне республика парламенты депутатлары җиткерде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика бюджетына шундый төзәтмәләр кертүне хуплады. Барлык акча районнар бюджетларына керәчәк.

Сессиядә салым салуның гадиләштерелгән системасы белән эшләүче технопарклар һәм эшмәкәрләр өчен салым ташламалары турында да фикер алыштылар.

 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/bashlangych-syynyf-ukuchylary-mktpt-bushlay-ashayachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев