Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ һәм балалар

10 әтнәле быел 3 мең сум штраф түләгән

Узган елны андый штраф ияләре 6ау гына булган. Штрафны балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен сугалар.

Ә Татарстанда 4,5 меңнән артык машина йөртүчегә өч мең сум күләмендә штраф салынган

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов Татарстанда 4,5 меңнән артык машина йөртүчегә балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен штраф салынганлыгын әйтте. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

«Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча машинада 7 яшькә кадәрге балалар бары тик балалар утыргычларында, ә машинаның алгы ягында 12 яшь тулганчы бары тик махсус балалар утыргычында гына йөри ала», — диде ул.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 12 яшькә кадәрге балаларны махсус утыргычларда һәм машинаның арткы ягында гына утыртып йөрергә киңәш итә. «Әйтик, Питрәч районындагы бер авариядә 9 яшьлек кыз балалар утыргычына утырып барганга күрә исән калган», — дип мисал китерде Дамир Бикмөхәммәтов.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/10-06-2020/tatarstanda-4-5-me-n-n-artyk-mashina-y-rt-cheg-ch-me-sum-k-l-mend-shtraf-salyngan-5748814

Фото редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев