Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ һәм балалар

«Игътибар – балалар!» операциясе старт алды

Балалар арасында юл һәлакәтләрендә травма алу куркынычын киметү максатында 21 августан 10 сентябрьгә кадәр Татарстанда шул исем астында профилактик чаралар уза.

"Игътибар - балалар!" ча­­расы кысаларында ЮХИ­ДИ хезмәткәрлә­ре та­рафыннан ба­лигъ бул­ма­ган балаларны транс­­порт чарасында йөр­­­тү, машина йөртүче­ләр­­нең җәяүлеләргә өс­тен­­лек бирүе буенча юл ка­­гыйдәләренең үтәлеше, шулай ук балигъ булма­ган­нар арасында юл һә­ла­кәтләрен булдырмау мак­сатында профилактик чаралар үткәрү, ата-ана­лар җыелышларында кат­­нашып балаларның юл­да үз-үзләрен тотышы буенча аңлату эшләре алып бару, сәламәтлек лагерь­ларында төрле кон­курслар, викториналар оештыру, мәгариф оеш­маларына, сәламәтлек лагерьларена бару юл­ларының төзеклеген тикшереп тору буенча рейд­лар үткәреләчәк",- дип хәбәр итте ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев