Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ һәм балалар

"Игътибар – балалар!"

Балалар арасында юл һәлакәтләрендә травма алу куркынычын киметү максатында 23 майдан 5 июньгә кадәр Татарстанда шул исем астында профилактик чаралар уза.

Узган дүрт ай эчендә республика юлларында 16 яшькә кадәр балалар катнашында барлыгы 100 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда өч бала үлгән һәм 104 бала тән җәрәхәтләре алган. Шул ук вакытта җәяүле балалар катнашында 55 юл һәлакәте теркәлеп, 54 зыян күргән һәм 1 бала үлгән.
""Игътибар - балалар!" ча­­расы кысаларында ЮХИ­ДИ хезмәткәрлә­ре та­рафыннан ба­лигъ бул­ма­ган балаларны транс­­порт чарасында йөр­­­тү, машина йөртүче­ләр­­нең җәяүлеләргә өс­тен­­лек бирүе буенча юл ка­­гыйдәләренең үтәлеше, шулай ук балигъ булма­ган­нар арасында юл һә­ла­кәтләрен булдырмау мак­сатында профилактик чаралар үткәрү, ата-ана­лар җыелышларында кат­­нашып балаларның юл­да үз-үзләрен тотышы буенча аңлату эшләре алып бару, сәламәтлек лагерь­ларында төрле кон­курслар, викториналар оештыру, мәгариф оеш­маларына, сәламәтлек лагерьларена бару юл­ларының төзеклеген тикшереп тору буенча рейд­лар үткәреләчәк",- дип хәбәр итте ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев