Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ һәм балалар

Юл куркынычсызлыгын “Ана патруле” саклый

Бер яктан караганда сәер тоелса да, икенче яктан бик мөһим чара бу.

Россия төбәкләренең берсендә балаларның юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү чарасына “Ана патруле” дә кушылды. Иртәнге сәгатьләрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобиль йөртүчеләрнең балаларны транспорт салоннарында йөртү кагыйдәләрен төгәл үтәвенә нык игътибар бирәләр. Район үзәгендә балаларын мәктәпкә һәм балалар бакчасына автомобильдә алып килүчеләр бу хакта яхшы белә.

Югарыда телгә алган атаана комитеты – “Ана патруле” дә автоинспекторлар белән бергә мәктәпкәчә учреждениеләр янында профилактик дежурлык оештырганнар. Нигезе шул – алар автомобиль белән идарә итүчеләргә юл хәрәкәтендә катнашу чыларның иң яшь категориясе саналган балаларга сак карауларын сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Моннан тыш, «Ана патруле» вәкилләре автомобильдәге балаларның махсус у тыргычларда дөрес беркетелгәнлеген, яшь пассажирларны фиксацияләүнең ышанычлылыгын тикшерәләр. Алай гына түгел, гаилә белән сәфәргә чыккан вакытта балаларның иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге шәхси тәҗрибәләре белән уртаклашалар.

“Ана көне” алдыннан бу хәрәкәт эшчәнлеге аеруча мөһим. Онытмыйк: балалар куркынычсызлыгы беренче чираттагы мәсьәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев