Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ һәм балалар

Кагыйдәләрне һәркем үтәргә тиеш

Яшь инспекторлар хәрәкәте отрядлары (ЮИД) эшчәнлеге балаларны һәм яшүсмерләрне юлда куркынычсыз тәртип күнекмәләренә өйрәтү системасының аерылгысыз өлеше булып тора.

Балигъ булмаганнар катнашында юл һәлакәтләренең кимүенә һәм юл хәрәкәтендә белемле һәм законга буйсынучан катнашучыларны тәрбияләүгә ярдәм итә.

Яшь инспекторлар хәрәкәте отрядлары үз тарихын 1973 елның 6 мартында башлый. Бүген Татарстанда 19 мең баланы берләштерүче 1500 Яшь инспекторлар хәрәкәте отрядлар бар.

Яшь инспекторлар хәрәкәте активистлары Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре ярдәме белән белем бирү оешмаларында балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча аңлату эшләре алып бара, пропаганда материаллары чыгара, балалар юл хәрәкәте иминлеге буенча рейдларда катнаша, яктылык чагылдыру элементларын тарата һәм, юлда сине күрсеннәр өчен, аларны ничек дөрес кулланырга кирәклеген аңлата. Ел саен республикада “Имин тәгәрмәч” конкурслары, олимпиадалар, вебинарлар һәм форумнар үткәрелә.

Олы Әтнә урта мәктәбе укучылары әлеге ярышларда ел да катнаша һәм ел саен призлы урыннар яулый.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев