Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ һәм балалар

Кышкы каникуллар старт алды

23 декабрьдән - 9 январьгә кадәр Әтнәдә "Кышкы каникуллар" дип исемләнгән операция бара.

2021 елның 11 аенда республика юлларында 422 юл - транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 14 бала һәлак булган һәм 450 кеше яраланган.

Юл - транспорт һәлакәтләрен анализлау нигезендә, һәлак булган балаларның төп өлеше пассажир -балаларга туры килә, бу 85,7% тәшкил итә. Алар катнашында барлыгы 178 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 12 бала һәлак булган һәм 200се яраланган.

Балаларны ташу кагыйдәләрен бозу белән 15 юл - транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 4 бала һәлак булган һәм 12 бала яраланган. 

Саба, Тукай, Әлмәт һәм Алабуга районнарында балалар өчен махсус утыргычлардан башка һәлак булган балалар-пассажирлар белән һәлакәтләр теркәлгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев