Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ һәм балалар

Кышкы каникуллар

Агымдагы елның 26 де­кабреннән 8 гыйнварга­ кадәр балаларның юлтранспорт җәрәхәтләрен киметүгә юнәлтелгән «Кышкы каникуллар» исемле киң масштаблы чара уза.

2022 елның 11 аенда республикада 379 юлтранспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 11 бала һәлак булган. 400е җәрәхәтләнгән.

Аеруча балалар ташучы транспорт чаралары белән бәйле аварияләр күп булу борчый. Шул сәбәпле, балалар күп булган урыннарда аларны ташудагы кимчелекләрне профилактикалау чаралары үтәчәк.

 Юл хәрәкәте кагыйдәләрен санламаучы яшь җәяүлеләр дә ЮХИДИ инспекторлары игътибарында булачаклар.

Аларның юл йөрү кагыйдәләрен бозулары турында уку урынына хәбәр ителеп, алар белән профилактика уздырылачак.

Көн яктылыгы кимү һәм һава торышы аркасында юл хәрәкәте хәлләренең катлаулы булуы нәтиҗәсендә, ТР эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемне сак, игътибарлы булырга һәм яктылык кайтаручы элементлар кулланырга чакыра.

Алсу Сафиуллина, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы ДБУ Биектау бүлекчәсе начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев