Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ һәм балалар

Районда юл һаләкәте корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелде

Атна давамында республикада һәм районнарда юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелде.

17 ноябрь көнне Әтнә мәктәбендә ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм пропаганда бүлеге хезмәткәре белән берлектә профилактик әңгәмә булып узды. Шулай ук бу акциягә башка мәктәпләр дә кушылды. Әти - әниләр җыелышларында да бу тема буенча тематик фильмнар күрсәтелде. Агымдагы елның 10 аенда җәяүлеләр белән 65 юл һәлакәте теркәлгән. Шуларның 49 очрагында җәяүлеләр үзләре гаепле, 10 айда балалар белән 364 очрак һәм 11 бала һәлак булган.

Бу статистика уйланырга өнди. Хәрберебез дә кабаттан юл кагыйдәләрен истә тотып, балаларыбызның бәхетле киләчәге турында уйлап яшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев