Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ һәм балалар

Әтнәдә җәяүлеләргә фонарьлар тараталар. Безгә дә бирделәр

5 мартыннан 18 мартына кадәр зур автомобиль юллары янында урнашкан торак пунктларда күчмә ут чыганакларын (фонарьларны) популярлаштыру буенча массакүләм мәгълүмат-пропаганда чаралары уздырыла, дип язган идек.

 Бу уңайдан 5 марттан 18 мартка кадәр Татарстан Республикасында тәүлекнең караңгы вакытында юл аркылы чыкканда җәяүлеләр фонарьларын куллануны популярлаштыру буенча чаралар узачак. Очрашу вакытында җәяүлеләргә фонарьлар таратылачак, дигән сүзе дә бар иде.

   http://atnya-rt.ru/news/yukhidi/zur-avtomobil-yullary-yanynda-urnashkan-torak-punktlarda-kchm-ut-chyganaklaryn-populyarlashtyruga-igtibar-birelchk

Акция башланганнан бирле, Әтнә районында җәяүлеләргә 90 фонарь таратылган. Димәк 90 кеше белән аралашу, сөйләшү, аңлату эшләре алып барылган.  

Кичә өмә ясаганда Яшь ЮИДчы Гаяз белән  укытучылары Лилә Сәмигуллина белән безнең янга да килеп, олы яшьтәгеләребезгә фонарьлар тапшырып, юлда сак булырга кирәклеген искәртеп киттеләр.

- Кичә генә районда 50 фонарь таратылды,- ди  район эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте тәртибен саклаучы бүлек җитәкчесе Айнур Ямалиев. 

Операция әле дәвам итә. Димәк фонарьлар тарату да дәвам итә.

Х.Бадиков, А. Ямалиев фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ операция