Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ һәм балалар

Укучылар сөендерде

Яна Шашы мәктәбенен 8 һәм 9 сыйныф укучылары Эчке эшләр бүлегендә «Ачык ишекләр көнендә» булып кайттылар.

Мондый очрашуларның сәбәбе булып, яшьләребезне шушы өлкә белән тагын да күбрәк кызыксындырып, аларны эшкә чакыру гына түгел, Җинү бәйрәме уңаеннан безнең районда гомер итүче ветераннарыбызны искә алу да иде. Иң беренче булып сүзне Җәмәгать советы рәисе Эдуард Гарипов алды. Ул үзенең чыгышында укучы балаларыбызны Эчке эшләр бүлегенең үз тарихы һәм хөрмәткә лаеклы ветераннарыбыз турында мәгълүмат белән таныштырды. Шулай ук Эчке эшләр бүлеге белән бәйле һөнәр сайларга теләгән егет-кызларыбызга үзенең алтын киңәшләрен бирде. Очрашуга Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Радик Заһидуллин да кушылды. Ул үзенең чыгышында бүгенге көнгә актуаль темаларның берсе булган социаль мошенниклык, наркотик һәм спиртлы эчемлекләр куллануның ни дәрәҗәдә начар юлга илтүен анлатып узды. Очрашу ахырында балигъ булмаганнар эше буенча инспектор Резеда Яруллинаның чыгышы тыңланды. Ул укучыларга таҗвирусы белән бәйле барлык таләпләрне үтәү кирәклеген, кичке вакытта урамда йөруне контрольдә тоту кирәклеген ассызыклап, укуларында уңышлар теләде. Әңгәмә азагында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Аларның бүгенге көн өчен актуаль булган мәсьәләләр белән кызыксынуы сөендерде. Болай булгач яшьләребездә өмет бар! Очрашуыбыз Эчке эшләр бүлеге буенча экскурсия белән төгәлләнде. Укучылар бик канәгать калды. Алга таба да очрашулар көтеп торсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев