Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ һәм балалар

Яңа кагыйдәләр керде

Төркем балаларны автобуслар белән йөртүне оештыру өчен яңа кагыйдәләрне 2021 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керттеләр.

 Әгәр балалар төркемен 1 автобус яки 2 автобус алып бара икән, башта балаларны кая булсада алып барыр алдыннан район күләмендә дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенә хәбәр бирелергә тиеш була.

Әгәрдә балаларны 3 автобус һәм аннан да күбрәк автобус алып барасы булса, юлга кузгалыр алдыннан автобусларны патрульле автомобиль белән озатуга гариза бирергә кирәк булачак.

Маршрут башланыр алдыннан 48 сәгатьтән дә соңга калмыйча алдан хәбәр итәргә кирәк булачак.
Әгәр оешкан төркем балаларны йөрткәндә автобусның йөрү вакыты 4 сәгатьтән артып китсә, күрсәтелгән төркем составына 7 яшькә кадәрге балаларны кертү рөхсәт ителми.

Әгәр оешкан төркем балаларны йөртү дәвамлылыгы 12 сәгатьтән артып китсә, аны гамәлгә ашыру өчен 3 автобус һәм аннан да күбрәк файдаланырга тиеш була, йөртүне оештыручы балаларны медицина хезмәткәре белән озата баруны тәэмин итәргә тиеш була. Балалар төркемен медицина хезмәткәреннән башка оештырылган төстә йөртү рөхсәт ителми.

Балалар төркемен оешкан төстә ташу өчен куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган автобус кулланыла.

Балалар төркемен йөртә торган автобуслар белән идарә итүченең "D" категориясендә стажы соңгы 2 елдан да ким булмаска тиеш.

Әлеге яңа кагыйдәләр 2021 елның 1 гыйнварыннан 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев