Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Әтнә районында исерек килеш руль артына утыручылар саны кимеми

Район эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алган мәгълүматларга күз салсак, атна барышында барысы 27 протокол төзелгән.

Юл йөрү кагыйдәсен бозучылар арасында иң күп очрак һаман да шул саклану каешын такмый йөрүчеләр. Шушы аралыкта 11 машина йөртүче җавапка тартылган. Ике машина йөртүче телефоннан сөйләшеп барганы, 6 шоферның тонировкасы тиешле дәрәҗәгә җавап бирмәгәне, 2 йөртүче балаларын махсус утыргычсыз йөрткәннәре өчен җаваплылыкка тартылганнар. Бер шофер техникасы белән учетка куймаган килеш идарә иткән. Шулай ук әлеге аралыкта бер вак юл һәлакәте теркәлгән. Һәм исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче бер шофер тоткарланган.
— Җәйге чорга якынлашабыз. Асфальт юлларда җилдерәсе генә килеп тора. Әмма юл йөрү кагыйдәләрен үтәсәк иде. Хәвеф-хәтәрләр дә кагыйдәләрне бозган очракта килеп чыга, — дип кисәтә ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев