Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Җәяүлеләр дә калышмый

Узган бер атнада юл хәрәкәте кагыйдәләре белән бәйле рәвештә 15 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Бу хакта ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итте.

Аерым алсак, автомобильдә куркынычсызлык каешын такмыйча йөрү тенденциясе дәвам итә. Шундый 7 йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Кышкы юл өчен бик куркыныч маневр ясаучылар да бар районда – 3 транспорт ярамый икәнен белә торып, алда баручыны узарга теләп каршы як юлга чыккан һәм куркыныч хәлгә сәбәпче булган.

Янә 3 йөртүче тиешсез урынга туктап, транспортын шунда калдырган. Югыйсә, хәрәкәт итүче техникага комачаулык тудыруны аңлар өчен Законны белү дә кирәкми. Ә 1 кеше штрафын вакытында түләмәгән.

Җәяүлеләр дә калышмый. Юлны тиешсез урында чыккан өчен 1 кешегә административ протокол төзелгән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев