Арча районында йөк машинасы хатын-кыз велосипедчыны бәрдергән
Юл иминлеге

Арча районында йөк машинасы хатын-кыз велосипедчыны бәрдергән

Әлеге юл һәлакәте фаҗига белән тәмамлана.

Арча районында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, «Газель» автомобиленең йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм юл аша чыгучы велосипедчыны бәрдергән.

Фаҗига урынында автоинспекторлар эшли.

Татар-информ


Нет комментариев