Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Әтнәдә 34 кагыйдә бозу очрагы

Район Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алган мәгълүматлар буенча 20 марттан 26 мартка кадәр район юлларында 34 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән

Юл йөрү кагыйдәсен бозучылар арасында иң күп очрак саклану каешын такмыйча йөрүчеләр. Шушы аралыкта 20 машина йөртүче җавапка тартылган. Ике машина йөртүченең иминият кәгазе булмаган, бер җәяүле юл аркылы тиешле җирдән чыкмаган, бер машинаның номеры укырлык дәрәҗәдә булмаган өчен штрафлар салынган. Ике машина йөртүчегә, алдагы транспортны узарга теләп, тиеш булмаган урында каршы як хәрәкәт полосасына чыккан өчен протоколлар төзелгән. Аларга 5 мең сум күләмендә штрафлар салынган. Шулай ук әлеге аралыкта ике вак юл һәлакәте теркәлгән. Һәм исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче бер шофер тоткарланган.
Һава торышы гел үзгәреп тора. Әле кар, әле яңгыр ява. Иртән һәм кичен суытып җибәрү сәбәпле, юлларда бозлавык. Шуңа күрә дә һәркем игътибарлы булса иде. Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тырышыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев