Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Әтнәдә булган юл һәлакәтендә бер кыз вафат булды

Кичә кичке 22:50 Чыпчык-Әтнә юлында юл һәлакәте була.

"ВАЗ- 2114 машина йөртүчесе тиешле тизлекне саклап бетерми һәм нәтиҗәдә ремонт ясала торган күпергә төшеп китә. 

Машина йөртүче төрле тән җәрәхәтләре ала, ә янында утырып барган 21 яшьлек кыз урында ук һәлак булды", - дип хәбәр итте ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Әлеге күпердә төнлә ремонт барганын абайлап та булмый, дип зарланучылар күп. Зинһар сак булыгыз..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев