Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

“Автобус” бара – игъ­ти­барлы булыгыз

3-9 август көн­нә­рендә юл хәрәкәте ка­гыйдәләре та­ләп­ләрен үтәү белән бәйле рәвештә, барлыгы 34 протокол төзелгән. Бу хакта Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итәләр.

Кагыйдә бозучылар арасында дүртәү – иминият полисы булмаганга, алты йөртүче – тонировка өчен, өч йөртүче – штрафын вакытында түләмәгәнгә административ җаваплылыкка тартылган. Дүрт йөртүче руль артына спиртлы эчемлекләр кулланып утырган. Бер вак юл һәлакәте теркәлгән.
”Мобиль­ник” опе­ра­ция­­се кы­са­ла­рында өч йөр­түчегә те­ле­фоннан сөй­ләшеп барган өчен 1500әр сум штраф тү­ләр­гә туры ки­лә­чәк.
Әлеге операция ай ахырына кадәр дәвам итәчәк. 11 августтан исә “Автобус” операциясе башланып китте, ул 18 августка кадәр бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев