Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Барысы 44 очрак

12-18 сентябрь көннәрендә район юлларында 44 юл хәрәкәте иминлеген бозу очрагы теркәлгән.

Шуның 18 очрагы транспортта хәрәкәт иткән вакытта саклану каешын такмау белән бәйле. Алты йөртүче юлга документларсыз чыккан. Юл йөрү кагыйдәләрен машина йөртүчеләр генә түгел, җәяүлеләр дә боза. Юл инспекторлары тарафыннан юлны тиеш булмаган урыннан чыккан һәм дә киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган өчен 8 җәяүлегә протокол төзелгән. Бер машина йөртүче җәяүлегә юл бирмәгән. Ә бер йөртүче баласын махсус утыргычсыз йөрткән өчен административ җаваплылыкка тартылган. Башка төр юл кагыйдәсен бозулар – 10 очрак теркәлгән. Исегезгә төшерәбез, район юлларында 28 сентябрьгә кадәр “Җәяүлеләр юлы” операциясе дәвам итә.

– Юлларда игътибарлы булыйк. Бер-беребезне ихтирам итик. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тырышыйк, – ди ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев