Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Бер атнада – 59 хокук бозу

11 июльдән 17 июльгә кадәр районның ЮХИДИ оешмасы махсус 3 рейд уздырган, бу вакытта – 23, ә барысы 59 административ хокук бозу теркәлгән.

Аерым алганда, 14 автотранспортта куркынычсызлык каешы тагылмау, тагын 1 очракта пассажир баланы тотып торучы махсус җайланма булмавы ачыкланган. Ә 15 техника йөртүче юлга тиешле документларсыз гына чыккан, 13 автомашинаның дәүләт теркәү номеры укырлык дәрәҗәдә булмаган, 7 җәяүле автотранспорт юлын тиешсез урында аркылы чыккан, 2 шәр очракта ОСАГО – автоиминият кәгазе булмау һәм штрафларны вакытында түләмәү ачыкланган. Моннан тыш, башка төр 4 хокук бозу теркәлгән.

ЮХИДИ: юл транспорт һәлакәте булса, бердәм ашыгыч хезмәтнең 112 телефон номерына мөрәҗәгать итү кирәклеген искә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев