Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Бер атнага – 46 кагыйдә бозу

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 4-10 май көннәрендә район юлларында барлыгы 46 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

Шулар арасыннан унөч йөртүченең – иминият полисы юк, алтысы – тонировкалы машинада йөргән, җидесе – штрафын вакытында түләмәгән, алтысы куркынычсызлык каешын такмаган. Бер йөртүчегә “обгон”га чыккан өчен 5 мең сум күләмендә штраф салынган. Руль артына спиртлы эчемлекләр кулланган йөртүчегә 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Исерек хәлдә руль артына утырган өчен йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән, шулай булуга карамастан, кабат шундый ук хәлдә машина йөртергә алынган райондашыбызга да кабат 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев