Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Юл-транспорт һәлакәтләрендә вакытсыз кеше гомерләре өзелә

Ноябрьнең өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Быел бу көн 19 ноябрьгә туры килә.

19 ноябрь — Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Әлбәттә, бу бәйрәм түгел, ә юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләрне искә алу һәм кайгы көне.

Бу көннең максаты — автомобиль һәлакәтләрендә вафат булганнарны искә алу, аларның якыннарына кайгы уртаклашу гына түгел, ә җәяүлеләргә һәм шоферларга, бөтен җәмгыятькә юлларда иминлекне тәэмин итү кирәклеге турында тагын бер тапкыр искә төшерү.

Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан Татарстан Республикасында 13 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр төрле чаралар: профилактик акцияләр, ЮХИДИ инспекторлары катнашында мәктәпләрдә, төрле оешмаларда очрашулар үтә.

16 ноябрьдә акциядә катнашучылар юлларда, төрле җәмгыять урыннарында юлда йөрүчеләргә яктырткыч кайтару элементлары өләшәчәкләр.

17 ноябрьдә Республиканың барлык мәктәпләрендә «Бердәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» көне уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев