Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Игътибарлы булыйк

Район юлларында 28 сентябрь – 4 октябрь көннәрендә барлыгы 28 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Бу хакта Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итә.

Кагыйдә бозучылар арасында биш йөртүчегә – куркынычсызлык каешын такмаганга, өчесенә – руль артында телефонда сөйләшкән өчен, берәүгә –  баласын махсус утыргычсыз йөрткән өчен, тагын бер йөртүчегә – җәяүлегә юл бирмәгәнгә, өч йөртүчегә  юл билгесе янында дөрес туктамаганга  административ протоколлар төзелгән. Ике вак юл һәлакәте теркәлгән. “Көннәр кыскара бар. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булуга аерым игътибар бирсәгез иде. Бу – иң беренче чиратта үзегезнең иминлек өчен кирәк”, – ди ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев