Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Исереккә берни киртә түгел

Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлегеннән алган мәгълүматлар шомландыра.

Көзнең соңгы ае юлларның тотрыксыз, тайгак һәм юеш карлы булуы белән аерым урын тота. Тик климатның елдан-ел җылынуы нәтиҗәсендә, хәзер ул чорның кайчан буласын төгәл әйтеп тә булмый. Инде “калайчы көне” бераз артка күчә бугай. Моңа карамастан, башка төр юл хәрәкәте кагыйдәләре бозылу исәбенә, “КоАП РФ”да каралган җинаятьләр саны кимеми.

1-8 ноябрь көннәрендә районда ЮХИДИ тарафыннан 35 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Безнең транспорт йөртүчеләрнең үзлеге күрәсең – күпчелек кабат юл куркынычсызлыгы каешы такмыйча йөргән. Шундый 10 йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Хәер, җәяүлеләр дә калышмаска уйлаган: 6 җәяүле транспорт юлын тиешсез урында аркылы чыккан. Шулай ук 6 техника йөртүче дә юлда документларсыз тоткарланган. 4 йөртүченең иминият кәгазе булмаган. Арада иң куркынычларның берсе – баланы махсус креслосыз йөртүдер, мөгаен. Узган атнада шундый 3 очрак ачыкланган. Моннан тыш, автомобилендә тонировка тиешле күрсәткечләрдән югарырак булган – 2 һәм транспорт чыганагы теркәлмәгән, штрафын вакытында түләмәгән берәр очрак теркәлгән. Алкоголь эчемлек кулланган бер йөртүче дә бар – кызганыч, исерек өчен җаваплылык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев