Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Кагыйдә бозучылар арта

21-27 сентябрь көннәрендә район юлларында барлыгы 65 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.


 Бу хакта безгә Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамил Гәрәев хәбәр итә.
Кагыйдә бозучылар арасында унике йөртүчегә – куркынычсызлык каешын такмый йөргәнгә, дүртесенә – “тонировка” өчен, алты йөртүчегә – номерлары пычрак булу сәбәпле, ундүрт кешегә – иминият полисы булмаганга, тугыз йөртүчегә штрафын вакытында түләмәгәнгә административ протоколлар төзелгән. Дүрт вак юл һәлакәте теркәлгән. Берәүгә  “обгон”га чыккан өчен 5 мең сум штраф салынган. Тагын берәүгә йөртү хокукы булмаган хәлдә руль артына утырган өчен 15 мең сум, ә аңа машинасын бирүчегә – 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Тагын берәү руль артына йөртү таныклыгы булмаган килеш утырган өчен административ җәзага тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев