Әтнә таңы

Әллә кими, әллә арта

Агымдагы елның 4 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 100 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Аларда 3 бала һәлак булган һәм 104 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырсак, юл-транспорт һәлакәтләре – 7 очракка, вафат булган балалар – 3 һәм җәрәхәтләнгән балалар 7 очракка кимегән.

Җәяүле балалар катнашында 55 юл һәлакәте теркәлгән; аларда 1 бала һәлак булган һәм 54 бала тән җәрәхәте алган. Узган ел белән чагыштырсак бар очракта да үсеш күзәтелә. Ә менә велосипедта йөрүче балалар катнашында 5 юл һәлакәте килеп чыккан, һәр очракта да балалар тән җәрәхәте алганнар. Шөкер, мәгълүматләргә караганда бу саннар былтыргыдан кимрәк.

Балаларның саксызлыгы нәтиҗәсендә барысы 20 юл һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә 20 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. Узган елның шул чоры белән чагыштырсак, аз булса да кимү күзәтелә.

Ел башыннан исәпләсәк, пассажир-балалар катнашындагы юл һәлакәтләре саны – 40, аларда 2 бала һәлак булып, 45 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләренә дучар булган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: