Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Профилактик чара старт алды

“Игътибар – балалар!” профилактик чарасы старт алды.

Балалар юл-транспорт трав­матизмын кисәтү макса­тын­да, 20 май-3 июнь көннәрендә республика юлларында шул исем астында профилактик чара узачак.
“Агымдагы елның 4 аенда  16 яшькә кадәр балалар катнашында 91 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 4 бала үлгән, 101 бала тән җәрәхәтләре алган. Статистика, балалар катнашындагы юл һәлакәтләренең  җәйге чорга күбрәк туры килүен раслый. Узган ел, мәсәлән, июньнән август  аена кадәрге чорда балалар катнашында 151 юл фаҗигасе килеп чыккан. Шуларда 4 бала үлгән (2019 елда барлыгы 19 бала юл фаҗигасендә вафат булган), 158 бала зыян күргән”, – дип хәбәр итә безгә Биектау-Әтнә районнары буенча яшь юл хәрәкәте инспекторлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Алсу Сафиуллина.
“Игътибар – балалар!” чарасы кысаларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан:
– Балаларны “Сакла.ру” порталы видеоматериаллары нигезендә юл хәрәкәте кагыйдәләренә дистанцион рәвештә укыту;
– Машина йөртүчеләр тарафыннан балаларны утыртып йөртү кагыйдәләре таләпләре үтәлеше;
– Йөртүчеләрнең җәяү­ле­ләргә юл бирүен профилактикалау буенча;
– Яктылык кайтаргыч элементларга игътибар буенча;
– Балигъ булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвен тикшерү буенча эш оештырылачак.
Әти-әниләргә исә, ба­ла­ларның юлда үз-үзләрен то­тышына чара барган көннәрдә генә түгел, һәр­даим игътибар итеп торырга ки­рәклегенә басым ясыйсым килә. Урамнарга чыкканда балалар маскадан булырга тиеш. Машинада йөрткән очракта, яшь үзенчәлекләренә карап, махсус утыргычта йөртегез. Балаларны юллар янында йөртмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев