Татарстанда аварияләр саны кимесә дә юл һәлакәтләрендә үлүчеләр арткан
Юл иминлеге

Татарстанда аварияләр саны кимесә дә юл һәлакәтләрендә үлүчеләр арткан

Авария һәм аларда имгәнүчеләр саны кимүгә дә карамастан, быелның җиде аенда Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны 22 кешегә арткан ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.

«Быелның җиде аенда республика юлларында 1 808 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 63 очракка кимрәк. Юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүчеләр саны шулай ук 87 очракка азайган, әмма һәлак булучылар саны 22 кешегә арткан», – дип белдерде ул.

Татар-информ


Нет комментариев