Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Әтнәдә 12 машина йөртүчегә протокол төзелгән

Әтнәдә эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.

"Бүген узган рейд барышында 12 машина йөртүчегә протокол төзелде. Өч машина йөртүче - саклык каешын такмаган, бер машина төзек түгел, ике йөртүче документсыз, ике машинаның номерлары чиста түгел, ике машина йөртүченең иминият кәгазе юк иде, бер машина учетка бастырылмаган һәм бер йөртүче руль артына машина йөртү таныклыгы булмыйча утырган иде. Машинасын штраф стоянкага җибәрдек.", - дип хәбәр итте ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев