Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Юл хәрәкәте тәртибен саклаучылар белән рейдка чыктык

Юл хәрәкәте иминлеген саклау көнүзәк темаларның берсенә әйләнеп бара. Кеп-кечкенә Әтнә районында быел гына 373 протокол төзелгән. Тән җәрхәтләре белән 2 юл һәлакәте булган, аларда 3 кеше тән җәрәхәте алган. Әле ел башланды гына югыйсә.

Менә  шушы һәлакәтләрне  кисәтү максатыннан,  район эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте тәртибен саклау бүлекчәсе белән даими эшләргә тырышабыз. Моның өчен төрлесен файдаланабыз. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклаучы инспекторлар белән элемтәдә торып, алар биргән мәгълүматны газетабызда, газетабызның сайтында, социаль челтәрләрдә яктыртып барабыз. 

Соңгы вакытта бергәләп рейдларга чыгуны ешайттык. Әле күптән түгел Әтнә - Киме юлындагы хәрәкәтне күзәтсәк, 29 февраль көнне бүлекчә җитәкчесе Айнур Ямалиев, полиция майоры Ирек Бәйрәмов  белән бергәләп,   Олы Әтнә авылының  элек май заводы урнашкан чатыннан, төрле якка хәрәкәт итүче машиналарның ни дәрәҗәдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклауларын карап, өч сәгать аралыгында - 19.00 сәгатьтән  22.00 сәгатькә кадәр машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәтенә карата мөнәсәбәтен күзәттек. 

Бар бик тәртип белән хәрәкәт итүчеләр,  выжылдап узучылары да аз түгел. 35 машинаны туктатып тикшерделәр юл хәрәкәте тәртибен саклаучылар, шуларның алтысына протокол төзеделәр.  

Юл хәрәкәте тәртибен бозучылар күбесенчә РФ КоАПның 12.6-1, 12.3 ч. 2-2, 12. 2  ч. 1-1, 12.37 ч.2-1 үтәмиләр  -  бу саклану каешын такмаучылар, документларын өйләрендә калдыручылар, теркәү номерлары дөрес булмаучылар, транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминләштерү таләпләрен үтәмәүләре еш күзәтелә. 

Аллаһка шөкер, ул көнне юл һәлакәте булмады, дип куандым. Киме юлындагы һәлакәт тә истән чыкмый әле.

Тагын бер куркыныч: кичләрен җәяүләп йөрүчеләр күп  хәзер, күбесендә караңгы төстәге кием, машинада килүчеләргә алар күренмиләр дә. Киемнәрегезгә яктырткыч билгеләр куюны гадәткә кертсәгез иде. Кар эреп бетеп килә, томанлы көн булса, кичке якта сез  күренмисез дә икән.  Аксыл кием кисәгез  яхшы. 

Имин юллар телибез Сезгә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев