22 июльдә Олы Әтнә авылында яшәүче әниебез УСМАНОВА ГӨЛЗАДА МИСБАХ кызының туган көне – 65 яшьлек юбилее
22 июльдә Олы Әтнә авылында яшәүче әниебез УСМАНОВА ГӨЛЗАДА МИСБАХ кызының туган көне – 65 яшьлек юбилее. Кадерлебез! Сине шушы матур бәйрәмең белән тәбрик итәбез һәм изге теләкләребезне юллыйбыз. Әниебез, сиңа көтелмәгән куанычлар һәм бәрәкәтле озын гомер телибез. Ходай биргән гомереңне сәламәт булып, күңел тынычлыгында, кайгы-хәсрәтсез, борчумәшәкатьсез, шатлык-сөенечләр белән, әтиебез белән тигезлектә, балаларынның, оныкларынның игелеген күреп яшә. Янәшәбездә синдәй әниебез булу белән без чиксез бәхетле. Киләчәктә дә шулай гөрләшеп, куанышып яшәргә язсын.
Котлы булсын, әни, юбилеең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганга гына
Табып була олы бәхетне.
Алгы коннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.
Иң изге теләкләр белән әтиебез Илгиз, балаларың Алмаз-Рамилә, оныгың Алия.
Нет комментариев