Узган бер атна эчендә районыбыз юлларында 7 административ хокук бозган транспорт йөртүче тоткарланган.
Автоинспекциядән алган мәгълүматлар шул хакта сөйли. Сан буенча, чагыштырмача аз тоелса да, әлеге Юл йөрү кагыйдәләрен бозуларның 6 төрле булуын билгеләргә кирәк. Араларында 2 юл-транспорт һәлакәте дә булу шомландыра. Аерым алсак, бу көннәрне 1 йөртүче юл фаҗигасе урыныннан качкан, янә 1 юл һәлакәтендә тән җәрәхәтләре алучы булган.
Монда сүзнең сәламәтлеккә җиңелчә яки уртача зыян килү турында баруын һәм шул сәбәпле административ штрафның уртачадан алып шактый зур суммага кадәр булуын билгеләргә кирәк. Ә менә берәү руль артына, гомумән, йөртүче хокукы булмаган хәлдә утырган. Моннан тыш 1 йөртүче штрафын вакытында түләмәгән, янә 1 йөртүче куркынычсызлык каешы такмаган хәлдә туктатылган.
Шушы ук чорда 2 машинаның тонировкасы рөхсәт ителгән күләмнән зуррак булган.
Нет комментариев