1 декабрьдән яңа эш графигы
Сәламәтлек

1 декабрьдән яңа эш графигы

1 декабрьдән район үзәк больницасы яңа эш графигына – 5 көнлек эш атнасына күчә.

1 декабрьдән район үзәк больницасы яңа эш графигына — 5 көнлек эш атнасына күчә. 
Бу үзгәреш эш режимын ничек үзгәртә, больница ничек эшләячәк? Әлеге һәм башка сорауларга ачыклык кертү өчен районның баш табибы Илназ Хисамиев белән сөйләштек.
— Иң беренче шуны аңлатып узасым килә, республикадагы барлык үзәк больницалар күптән инде 5 көнлек эш атнасы белән эшли. Безнең больница 6 көнлек эш атнасы белән эшләде. Бу алты көнлек эш графигын мин үз халәтемдә татыдым. Чөнки әлегә яшәү урыны юк, биредә — больницада яшим. 24 сәгать эш урынында булу, психологик яктан бик авыр.
Эш ахырында мохитне үзгәртәсе, баш миен дә ял иттереп аласы килә, ләкин бу мөмкин түгел. Баштарак кайтып-китеп йөрдем. Эшкә вакытында килеп җитәр өчен иртүк торырга, юлда кайтырга кирәк. Минем өчен шимбә көнне эштән кайтып, якшәмбе иртән торгач, иртәгә кабат эшкә барырга кирәклеген аңлау бик авыр халәт булды. Димәк мин арыйм икән, коллектив та шул халәттә, дигән сүз.
Табиблар көне буе авырулар белән эшлиләр — төрле кешеләр бар: киеренке, эштә, гаиләсендә проблемалары булганнары, җитмәсә алар авырыйлар. Һәм әлеге негатив табибка да, шәфкать туташларына да йогынты ясый. Шуны аңларга кирәк, табиблар да, шәфкать туташлары да башкалар кебек үк кешеләр. Аларның да үз гаиләләре, тормышлары бар. Һәм алар да ял итә алсыннар өчен 5 көнлек эш атнасына күчәргә булдык.
Барысы да җитәкчелек белән сөйләшеп башкарыла. — Илназ Мәзитович, эш сәгатьләре, алымнары турында да аңлатып үтсәгез иде.
— Биш көнлек эш атнасы ФАПларга, стационарга, "Ашыгыч ярдәм"гә кагылмый. Бу бары тик поликлиникага гына кагыла. Шимбә көнне дежур табиблар эшләячәк. Ә беренчел звено 5 көнлек эш атнасына күчә. Алар иртәнге сәгать 8.00дән 15.30га кадәр эшлиләр. Әмма шуны аңларга кирәк, аларның ярты сәгатьтән артык вакытлары кәгазь эшләренә багышланачак.
Чөнки көне буе караган авыру буенча мәгълүматны компьютерга кертергә кирәк.
— Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Безнең халыкта яңалык һәрвакытта да авыррак кабул ителә. Иманым камил, монысына да акрынлап ияләшербез инде.

Нет комментариев